Нурлат шәһәрендә яшәүчеләр өчен, бигрәк тә өлкән яшьтәге кешеләр өчен, ишеп кар явуы авыр сынау булды.
Чөнки кайбер пенсионерларга хәрәкәт итү авыр, ә кар яуганнан соң, өйдән чыгу проблемалы да була. Пенсионерларга ярдәм күрсәтү өчен шәһәргә «Пазл» Кар десанты отряды килде. Кар десанты-Россиядә ел саен үткәрелә торган Гражданлык инициативасы. Бу акциянең төп идеясе кар яуган яки мул явым-төшем аркасында авыр хәлдә калган кешеләргә ярдәм итүдән гыйбарәт.
Яшьләр ялгыз яшәгән тыл хезмәтчәннәренә, ялгыз булган пенсионерларга бушлай ярдәм итәләр, йорт яны территорияләрен кардан чистарталар. Алар безнең шәһәрдә зур энтузиазм белән эшкә тотындылар. Барлыгы 9 ялгыз яшәүче пенсионерга ярдәм күрсәтте. Балалар йорт яны территориясен генә түгел, түбәдән карны да чистартты. Шулай ук өй эчләрен дә җыештырдылар.