Нурлат районына эш визиты белән Татарстан Республикасы Премьер-министры килде

2024 елның 8 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Нурлатта Нурлат муниципаль районы Советы сессиясе уза, анда 2023 елда социаль-икътисади үсешкә йомгак ясала һәм 2024 елга бурычлар куела. Йомгаклау сессиясе эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнаша.

Сессия башланганчы Алексей Валерьевич Нурлат муниципаль районы башлыгы Дамир Ишкинеев һәм төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов озатуында Нурлатта су белән тәэмин итү станциясендә булды.

 Нурлатта су җыю узелы белән яңа су белән тәэмин итү системасын ачу тантанасы 2023 ел ахырында узды, аның гомуми бәясе 968 млн.сум тәшкил итте. Нурлатта су белән тәэмин итү системасын төзү "Чиста су" федераль программасының "Торак һәм шәһәр мохите" милли проекты ярдәмендә мөмкин булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International