Нурлатлылар өчен чираттагы гражданнарны кабул итү булды

2024 елның 8 феврале, пәнҗешәмбе

Район Башкарма комитеты җитәкчесе Әсгать Габдуллин гражданнарны кабул итте.

Сорауларның төп өлеше шәһәр урамнарындагы карны чистартуга кагыла. Әсгать Касыйм улы гражданнарга карны көрәү һәм түгү буенча күрелгән чаралар турында мәгълүмат җиткерде.

Туктаусыз яуган кар, кызганычка каршы, кар өемнәре проблемасын тулысынча хәл итәргә мөмкинлек бирми. Һәр явым-төшемнән соң, беренче чиратта, төп юлларны чистартырга, моңа барлык көчне һәм чараларны юнәлтергә туры килә.

Шулай ук гараж өчен җир кишәрлеген рәсмиләштерү һәм территорияләрне межалау планын раслау буенча мөрәҗәгатьләр дә килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International