Конференция онлайн режимда оештырылды.
Бүген «Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлегенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә халыкка социаль ярдәм мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү атналыгы кысаларында онлайн-конференция узды. Чарада Нурлат муниципаль районының халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Афанасьева һәм Нурлат муниципаль районының СФР клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) җитәкчесе Рушания Шакирова катнашты.
Алар авыл җирлекләре башлыкларына, предприятие һәм оешма җитәкчеләренә 2024 елның 1 февраленнән халыкка социаль ярдәм күрсәтүнең яңалыклары һәм үзгәрешләре турында сөйләделәр.