Татарстан экология министрының Нурлатка эш визиты Егоркино авыл җирлегендә очрашу белән тәмамланды

2024 елның 7 феврале, чәршәмбе

Егоркино авыл җирлеге Нурлат районының зур һәм динамик үсештә булган торак пунктларының берсе, аның составына дүрт торак пункт керә: Егоркино авылы, Каравыл Тавы, Рус Мәнҗесе һәм Единение  авыллары.

Авыл җирлеге Башлыгы Анатолий Борисов үз чыгышында билгеләп үткәнчә, барлык торак пунктларда диярлек үзара салым акчаларын су белән тәэмин итү челтәрләрен тәртипкә китерүгә һәм юлларны ремонтлауга юнәлткәннәр. 1 089 000 сум җыелган, республика бюджетыннан 4 356 000 сум күләмендә финанслау алынган.

Халыкны берләштерүнең ачык мисалы – Егоркино авыл җирлегендә гомер итүче халык. Бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасында 11 мобилизацияләнгән һәм 8 контрактчы авылдашлары бар. Сугышчылар өчен пикап сатып алу өчен торак пункт халкы тарафыннан 161 000 сум акча җыеп тапшырылган.

Егоркино мәдәният йортында икенче ел дәвамында кием һәм мендәрләр тегү һәм бәйләү, махсус операция үткәрелү зонасына җибәрү өчен окоп шәмнәре ясау цехы эшли. Донбасста зыян күргән ятим балаларга ярдәм җыю өчен биредә «Язгы вальс» хәйрия балы уздырыла.

Каравыл-Тавы КФЦ хезмәткәрләре сугышчылар өчен йон оекбашлар бәйлиләр һәм окоп шәмнәре ясау өчен тимер банкалар җыюны оештыралар.

Район Башлыгы Дамир Ишкинеев Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриковка визиты өчен рәхмәт белдерде һәм очрашуларда халык тарафыннан яңгыратылган профильле мәсьәләләр бергәләп хәл ителәчәк дип ышандырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International