Кама аръягы һәм Нурлат шәһәренең Региональ тарих музеенда түгәрәк өстәл артында алар районның иҗтимагый оешмалары фестивален уздыруга кагылышлы оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Фестиваль агымдагы елның 29 февралендә узачак.
Фестиваль эше кысаларында иҗтимагый оешмаларның күргәзмәләре эшләячәк, анда аларның һәрберсенең эшчәнлеге белән танышу мөмкинлеге булачак, мастер-класслар узачак. Пленар утырышта иҗтимагый оешма җитәкчеләре үз эшләре турында сөйләячәкләр, нәтиҗәләр ясаячаклар, көнүзәк проблемалар белән уртаклашачаклар. Актив әгъзаларны бүләкләү, районның үзешчән артистлары һәм коллективлары чыгышы планлаштырыла.