Иске Чаллы авыл җирлегендә халык җыены узды

2024 елның 6 феврале, сишәмбе

Иске Чаллы авыл җирлегендә яшәүчеләр өчен халык җыены узды.

Иске Чаллы-Нурлат районының иң эре авыл җирлекләренең берсе.

Аның территориясендә 553 йорт хуҗалыгы һәм 1321 кеше яши. Авыл җирлеге башлыгы Иван Николаевич Захаров тулы көченә эшли, үзара салым җыю уңышлы бара, шуның хисабына авыл җирлегендә юллар тәртипкә китерелә.

2023 елда авыл халкы 1 млн.603 мең сум җыйган. Бу кешедән 1-3 мең сум. Авыл эчендәге юлларны ремонтлаудан тыш, Түбән Чаллыда 8 янгын гидранты белән 2167 метр суүткәргеч челтәре һәм тагын 1000 метр торбалар «Татнефть» ААҖ гранты ярдәмендә алыштырылган.

«Татнефть»  грантын алганнан соң, агымдагы елда Түбән Чаллыда балалар ишегалды мәйданчыгы урнаштыру планлаштырыла.

Җыенда - 60 ел мәхәббәт һәм татулыкта яшәүче Валентина Ивановна һәм Виктор Васильевич Лаврентьевлар гаиләсен тантаналы рәвештә котладылар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International