Яңа сезонга помидор, кыяр, борыч, башка яшелчәләр, шулай ук бакча һәм дача өчен декоратив чәчәк культуралары үсентеләрен ничек алырга?
Бу хакта «Россельхозцентр» федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Татарстан Республикасы буенча филиалы җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәенова сөйләде.
Чәчүне туфрак әзерләүдән башларга кирәк. Торф туфракның кислоталылыгын арттыра, шуңа күрә катнашмага бераз акбур өстәргә кирәк. Торфны күпертелгән туфрак белән алыштырырга мөмкин. Туфракны сайлап, аны үсемлек орлыкларын чәчүгә әзерләргә кирәк (декоратив, яшелчә үсемлекләре, җиләк куаклары һ.б.), ягъни зарарсызландыру үткәрергә кирәк.
Туфракны зарарсызландыруны марганцовка эремәсе белән үткәрәләр. Су чиләгендә якынча 3 г марганец кристалллары эретәбез һәм туфракка агызабыз. Сәламәт үсентеләр (помидор, кыяр, борыч, кавын, петунья, бәрхет һ.б.) булсын өчен орлыкларны зарарсызландыру кирәк.
Шулай ук зарарсызландыру өчен Ризоплан, Псевдобактерин-2, Фитоспорин М һ. б. кебек биологик фунгицидларны кулланырга мөмкин.
Гүзәл Хөсәенова, «Россельхозцентр» ФДБУның Татарстан Республикасы буенча филиалы җитәкчесе урынбасары.