Татарстанда кабат күп итеп кар явачак

2024 елның 4 феврале, якшәмбе

ТР Гидрометеорология үзәге 4 февраль кичендә үк Татарстан территориясендә һава торышының начарлануы турында кисәтә.

Синоптиклар нурлатлыларны кар, дымлы кар, шулай ук күз күреме 1000 метрга кадәр, урыны белән 500 метрга кадәр һәм аннан да азрак начарланган буран, 5 февраль төнендә дә, көндез дә кар явачагы турында кисәтә.

Шулай ук җилнең 15 - 18 м/с кадәр көчәйүе, бозлавык һәм кар явуы фаразлана.

Нурлат районында төнлә һаваның минималь температурасы -5..-8˚. Көндез һаваның максималь температурасы -1..+1˚.

Юлларда кар һәм бозлавык саклана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International