Кизләү авылында Нурлат районының авыл мәктәпләре арасында хоккей буенча ярышлар узды

2024 елның 3 феврале, шимбә

Быел да уңыш хуҗалар ягында булды җиңүче кубогы кизләүлеләрдә калды. Икенче урында-Чулпан, 3 нче урында – Киекле мәктәпләре командасы.

 

Боз өстендә аерылып торган яшь хоккейчыларны шәхси номинацияләрдә билгеләп үттеләр. Мәсәлән, иң яхшы һөҗүмче итеп Кизләү мәктәбеннән Айзат Гатауллин, иң яхшы капкачы итеп – Булат Галиуллин (Яңа Иглай урта гомуми белем мәктәбе), Иң яхшы саклаучы итеп-Мөхәммәтрәсул Мамарасулов (Кизләү төп гомуми белем мәктәбе) танылды. Егор Ильин, Иван Ильин (Чулпан урта гомуми белем мәктәбе) һәм Рамазан Терентьев (Киекле урта гомуми белем бирү мәктәбе) Иң яхшы уенчылар дип танылды. Тамашачылар симпатиясе бүләге Рамазан Галиуллинга (Яңа Иглай урта гомуми белем мәктәбе) эләкте.

Җиңүчеләргә һәм призерларга медальләр һәм бүләкләрне мәгариф бүлеге методисты Юлия Чухаева тапшырды.

"Районның авыл мәктәпләре арасында алкалы хоккей буенча район ярышларын уздыру инде традициягә әверелде, быел без аларны 14нче тапкыр уздырдык,-дип уртаклашты Кизләү мәктәбе директоры Гөлнар Билданова. - Быел да безгә спонсорлар зур ярдәм күрсәтте, алар – Исмәгыйлевләр, Ханиевлар, Гафуровлар, Мортазиннар гаиләләре, шәхси эшмәкәр Зөлфәт Әхмәтов, шулай ук Кизләү авылының хәрби кардәшлек берләшмәсе».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International