Нурлатта "Яшь гвардия" хисап-сайлау конференциясе узды

2024 елның 2 феврале, җомга

Кичә «Яшь Гвардия»нең Нурлат бүлекчәсенең XV хисап-сайлау конференциясе узды.

 

Конференциядә Яшь гвардиячеләр ачык тавыш бирү юлы белән җирле штабның һәм контроль-ревизия комиссиясе һәм исемлек составы буенча берничә карар кабул иттеләр. Шулай ук конференциядә «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге хисап конференциясенә делегатлар сайланды.

Җирле штаб җитәкчесе Эльнара Азизова хисап чоры нәтиҗәләре белән таныштырды. Ул яшьләр белән эшләүнең, аларда патриотизм, Ватанга мәхәббәт һәм актив гражданлык позициясе тәрбияләүнең мөһимлеген ассызыклады. Монда ук агымдагы елга планнар да билгеләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International