Нурлат районында Николай Синдряковның тууына 100 ел тулуны билгеләп үтүгә багышланган чаңгы ярышлары узачак

2024 елның 1 феврале, пәнҗешәмбе

3 февральдә Иске Чаллыда Советлар Союзы Герое Николай Синдряковның тууына 100 ел тулуына багышланган традицион чаңгы ярышлары узачак.

Быел геройның туган авылында истәлекле турнир 57нче тапкыр үткәрелә.

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, мәктәп командалары арасында эстафета ярышлары ябык булачак. Башка яшь категорияләрендә Нурлат районыннан читтә яшәүче чаңгычылар да катнаша ала.

Сәгать10.00да башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International