Нурлат муниципаль районы Советында район оешмаларының, учреждениеләренең хәрби - хисап хезмәткәрләре һәм авыл җирлекләрендә беренчел хәрби исәп-хисапны гамәлгә ашыру өчен җаваплы вазыйфаи затлар укытылды.
Нурлат хәрби комиссариатының мобилизация ресурсларын әзерләүне һәм билгеләүне планлаштыру бүлеге начальнигы Роза Зардинова гражданнарны хәрби исәпкә алуга йомгак ясады.
Районның броньлау комиссиясе секретаре, район Башкарма комитеты җитәкчесенең мобилизация эше буенча ярдәмчесе Владимир Борисов гражданнарны броньлауга нәтиҗә ясады һәм аны гамәлгә ашыру тәртибен билгеләде.
Нурлат шәһәре һәм Нурлат районы хәрби комиссары Заһир Абдуллин запаста булган гражданнарны хәрби исәпкә алуны һәм броньлауны иң яхшы оештыруга смотр-конкурс җиңүчеләрен бүләкләде.