Нурлатта коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы узды

2024 елның 31 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан Республикасының Нурлат муниципаль районында коррупциягә каршы тору эшен координацияләү комиссиясе көн тәртибенә 6 мәсьәлә куелды.

Утырышны Нурлат муниципаль районы Башлыгы вазыйфаларын башкаручы Линар Маняпов алып барды.

Башта район Башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Рафис Нигъмәтуллин комиссиянең алдагы утырышы протоколының үтәлеше турында хәбәр итте. Аннары ул «Нурлат муниципаль районының 2015-2025 елларга коррупциягә каршы көрәш сәясәтен гамәлгә ашыру» муниципаль программасын тормышка ашыру торышы турында хәбәр итте.

Муниципаль учреждениеләрне һәм җирле үзидарә органнарын тикшергәндә контроль-хисап палатасы тарафыннан ачыкланган кимчелекләр турында Контроль-хисап палатасы рәисе Марина Ибраһимова, мәгариф өлкәсендә коррупция күренешләренә юл куймау чаралары турында мәгариф бүлеге начальнигы Алсу Рәхмәтуллина хәбәр итте.

Биредә яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Эльнара Азизова, мәдәният бүлеге начальнигы Ольга Медникова ведомство карамагындагы учреждениеләрдә коррупция күренешләренә юл куймау чаралары турында сөйләделәр.

"Декларацияләрне тапшыру вакыты җитте. Аларны тутырганда игътибарлы булуыгызны һәм хаталар ясамавыгызны сорыйм", - диде Линар Маняпов нәтиҗә ясап.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International