Иртәгә Нурлатта болытлы һава торышы, буран булуы көтелә

2024 елның 30 гыйнвары, сишәмбе

2024 елның 30 гыйнварында 18 сәгатьтән 2024 елның 31 гыйнварында 18 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.

31 гыйнварда Нурлат районында аязучан болытлы булачак.

Урыны белән бераз кар явачак, бераз буран булачак.

Җил төньяк-көнбатыштан 7-12 м/с, урыны белән 15 м/с кадәр.

Төнлә минималь һава температурасы һәм көндез максималь температура 0..-5 ̊.

Юллар  тайгак, урыны белән көчле бозлавык саклана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International