Бу вазифага ул 2024 елның 1 февраленнән 30 апреленә кадәр республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин имзасы белән ТР мөселманнары Диния нәзарәте боерыгы белән билгеләнә.
Бу яңалык район имам-хатыйблары җыелышы вакытында яңгырады.
Чара ТР мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөферов, ТР Рәисе департаментының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек идарәсе баш киңәшчесе Рәмис Хисмәтуллин, Нурлат районы Башлыгы вазыйфаларын башкаручы Линар Маняпов, мәхәллә мәчетләренең имам-хатыйблары катнашында узды.
Биредә район мөхтәсибәтенең 2023 елдагы эш нәтиҗәләре һәм агымдагы елга планнар турында фикер алыштылар. Шулай ук актуаль мәсьәләләр дә күтәрелде. Мәсәлән, Роспотребнадзорның территориаль бүлеге башлыгы Гүзәл Әхмәтҗанова районда кызамык белән бәйле эпидемиологик хәл турында сөйләде, дин әһелләрен мәхәллә кешеләре белән вакцинация кирәклеге турында әңгәмә үткәрергә чакырды.
Утырыш барышында район мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәйфуллин үз вазифасыннан вакытлыча китүе турында хәбәр итте. Аның вазыйфасын "Заһид" мәчетенең имам-хатыйбы Руслан хәзрәт Фәрхетдинов башкарачак.