Торнаязда район җитәкчелеге авыл халкы белән очрашты

2024 елның 30 гыйнвары, сишәмбе

Кичә, 29 гыйнварда, район Башлыгы урынбасары Линар Маняпов җитәкчелегендә Заречный авыл җирлеге халкы белән чираттагы гражданнар җыены узды.

Узган елгы эш нәтиҗәләре турында авыл җирлеге башлыгы Татьяна Забойдуллина хисап тотты.

"Безнең җирлектә халык саны 489 кеше тәшкил итә, шулардан эшкә яраклы халык – 316, пенсионерлар – 132, мәктәпкәчә яшьтәге балалар – 5, укучылар – 18.  Торак пунктта 136 баш эре мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 60ы - савым сыерлары. Ләкин авыл халкы сөт сату проблемасы белән очраша, сөт җыючылар, юлның начарлыгына сылтап, Торнаязга килмиләр. Узган ел авыл халкы өчен үзара салым программасы яхшы ярдәм булды, торак пунктта без 509 500 сум җыйдык, финанслауны исәпкә алып, 1 482 500 сум килеп чыкты.  Программа кысаларында зур эш башкарылган: бу юллар төзү дә, урам утларын норматив хәлгә китерү дә. Иң мөһиме, откан грант һәм үзара салым чаралары ярдәмендә без трактор һәм аңа тагыла торган җиһазлар сатып ала алдык", - диде төп мәгълүматларны җиткереп Татьяна Васильевна.

Нурлат районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ирек Шәрәфетдинов җыенда катнашучыларны ЛПХ, КФХ һәм авыл хуҗалыгы кооперативларына дәүләт ярдәме программалары белән таныштырды, килгән сорауларга җавап бирде.

Нурлат муниципаль районының социаль-икътисадый үсеше нәтиҗәләре белән Линар Маняпов таныштырды. Аның катнашында бүләкләү тантанасы да узды: зур гаилә стажы булган гаиләләргә ул Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International