Нурлат районы Башлыгы урынбасары Линар Маняпов Әмзә авыл җирлеге халкы белән очрашу үткәрде

2024 елның 30 гыйнвары, сишәмбе

2023 елда торак пункт һәм районның социаль-икътисади үсеше мәсьәләләре каралды.

 

Үзенең хисап докладында авыл җирлеге башлыгы Әнисә Сафиуллина билгеләп үткәнчә, үзара салым программасы ярдәмендә халык 422 000 сум акча җыйган, республика бюджетыннан 2110 000 сум күләмендә акча кайткан.

Бу акчага Яңа Әмзә авылы территориясендә ташландык каты көнкүреш калдыклары чүплеген рекультивацияләгәннәр, Яңа Әмзәдә Ленин һәм Совет урамнарын тоташтыручы 126 метр юл салынган, Иске Татар Әмзәсе авылында зиратта җылытыла торган павильон - хуҗалыкблогы төзелгән. Шулай ук зират территориясен тәртипкә китерү һәм зират эчендә биек агачларны кисү буенча килешү төзелгән. Иске Рус Әмзәсе зиратында да павильон төзелә. Акчаларның бер өлеше Чурабатыр урамнарын яктырту һәм юлларны карап тотуга, Кызыл Юлда урамнарны яктырту челтәрен ремонтлауга кулланыла.

2023 елда авыл җирлеге Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр Советы грантына ия булды. 1 100 000 сумлык Иске Татар Әмзәсе авылында 200 метр яңа юл салынган, Иске Рус Әмзәсендә юлга 30 тонна вак таш җәелгән. Шулай ук грант акчасына трактор өчен прицеп, КРН2 юл буйларын чапкыч һәм бульдозер өчен отвал сатып алынган.

Бу эшләрдән тыш күп профилактик чаралар үткәрелә. Мәсәлән, янгын куркынычсызлыгы, суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында буклетлар тарату оештырылган. Ташландык йортлар даими тикшерелә, террорчылык актларын булдырмау максатыннан халык белән әңгәмәләр үткәрелә, балалар иминлеге өчен кулланыштан чыккан коелар территориясен әйләндереп алалар.

Район башлыгы урынбасары Линар Маняпов халыкны 2023 елда районның социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре һәм яңа 2024 елга бурычлар белән таныштырды, анда катнашучыларның сорауларына җентекләп җавап бирде.

Җыенда шулай ук районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ирек Шәрәфетдинов, халыкны социаль яклау бүлеге башлыгы Елена Афанасьева, Нурлат районы прокуроры урынбасары Игорь Осипов чыгыш ясады.

Күп сораулар залдан килде. Кешеләрне Чурабатыр авылында су белән проблемалар, барлык торак пунктларда яшәүчеләргә сыйфатлырак медицина хезмәте күрсәтү максатыннан иске фельдшер-акушерлык пункты урынына яңа фельдшер-акушерлык пункты төзү мәсьәләсе борчый.

Очрашу азагында ЛПХ башлыклары Сәкинә Ногманова, Фәрит Гелметдинов һәм Шамил Гатинга сыер саву аппаратлары сатып алуга сертификатлар тапшырылды. 35 елдан артык гомер итүче берничә гаилә бүләкләр белән билгеләп үтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International