Әфганстандагы сугыш һәм башка локаль конфликтлар инвалидларының Нурлат иҗтимагый оешмасы рәисе Ришат Сафиуллин республика конкурсында «Ир – ат-лидер»номинациясендә катнаша.
Аның чыгышын жюри югары бәяләде, һәм ул, җиңү яулап, киләсе этапка үтте.
Бүген Әлки районының Базарлы Матак авылында " Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашыннан” республика конкурсының зона туры узды.
Нурлат районын биредә Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарихы төбәк музее экскурсоводы Розалия Вильданова «Хатын – кыз-мәдәният һәм рухият» номинациясендә тәкъдим итте. Ул катнашучы дипломы белән бүләкләнде.
Республика конкурсының зона турында җиңү өчен Татарстанның 8 районыннан 26 катнашучы көч сынашты. Компетентлы жюри аларның чыгышын 9 номинациядә бәяләде.