Нурлатлылар Дмитрий һәм Линар контрактчылар сафларын тулыландырдылар

2024 елның 26 гыйнвары, җомга

Россия Оборона министрлыгы белән үз теләкләре белән контракт төзеп, алар СВО зонасына хезмәт итәргә киттеләр.

Тагын 2 Нурлат егете 1993 елда туган Салдакайдан Дмитрий һәм 1970 елда туган Нурлаттан Линар махсус хәрби операция уздырылу зонасына хезмәт итәргә карар кылды.

Ир-егетләрне юлга озатырга «Ватанны саклаучылар» фондының социаль координаторлары, туганнары һәм якыннары килде.

"Сез чын ирләргә лаеклы бик җаваплы карар кабул иттегез. Без сезнең белән горурланабыз һәм җиңү белән өйләргә әйләнеп кайтуыгызны көтәбез», - диде үзенең теләк-нәсыйхәт сүзендә шәһәр һәм район хәрби комиссары Заһир Абдуллин.

«Ватанны саклаучылар» фондының социаль координаторы Татьяна Әхмәтҗанова, контрактчыларга һәм аларның якыннарына мөрәҗәгать итеп, егетләр хезмәт иткән арада аларның гаиләләре турында кайгыртачакларын, үзләрендә барлыкка килергә мөмкин булган мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итәчәкләрен сөйләде. Бүгеннән башлап, телефоннар алмашкач, алар даими элемтәдә булачак.

“Без үзебезнең райондашларны ташламыйбыз, хезмәт итүчеләрне дә, аларның тизрәк өйгә кайтуын түземсезлек белән көтүчеләрне дә", – дип билгеләп үтте ул.

Ир-атлар лаеклы хезмәт итәчәкләрен, якташларын ташламаячакларын һәм җиңү белән, исән-сау һәм имин генә, һичшиксез өйләренә кайтырга тырышачакларын ышандырдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International