Россия студентлары көнендә район башлыгы Нурлат аграр техникумы студентлары һәм хезмәт коллективы белән очрашты.
Бүгенге көндә уку йортында 426 студент белем ала. Техникум эш бирүчеләр тарафыннан югары бәяләнүче белгечләр чыгара. Дәресләрдән тыш студентлар районның иҗтимагый тормышында актив катнашалар: спорт ярышларында җиңү яулыйлар, гамәли осталык буенча конкурсларда катнашалар, республика конкурсларында призлы урыннар алган фильмнар төшерәләр.
"Шулай дәвам итәргә, яшьләр! Студентлар, сезне бәйрәмегез белән котлыйм! Районыбызның киләчәге сезгә турыдан-туры бәйле. Студент елларында энергия чишмә кебек ургылып тора, сезне белемгә һәм яңа ачышларга омтылу әйди, эмоцияләр һәм дөньяны яхшы якка үзгәртү теләге яшәтә. Бу бәйрәм киләчәк казанышлар өчен илһам һәм мотивация алып килсен!, дип язган Дамир Азатович үзенең телеграм-каналында.