Нурлаттан контракт хезмәтенә тагын бер төркем нурлатлылар китте

2024 елның 25 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген иртә таңнан хәрби комиссариатта нурлатлыларны хәрби хезмәткә озату тантанасы булды.

Аларны озатырга күп санлы туганнары, дуслары, хезмәттәшләре килгән. Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев ир-егетләргә карата үгет-нәсихәт сүзләре әйтте.

 

"Сез бик кыю юлны сайладыгыз, үзегезне үз илегезнең чын патриотлары итеп күрсәттегез. Моның өчен рәхмәт. Сез китәсез, ләкин гаиләләрегез безнең игътибарыбызда кала. Бүген без сезгә лаеклы хезмәт итәргә һәм исән-сау туганнарыгызга, якыннарыгыз янына әйләнеп кайтырга дип телибез», – диде ул.

Монда ук яңа контракт төзегән сугышчыларга район башлыгы беренчел кирәк-яраклар белән бүләкләр тапшырды.

Яхшы хезмәт итүләрен теләп шәһәр һәм район хәрби комиссары Заһир Абдуллин да чыгыш ясады.

"Сез Нурлат егетләре хезмәт иткән частьта хезмәт итәчәксез. Бу - мотоукчылар батальонының командиры да Нурлаттан, хәрби кушаматы - “Артист”. Без һәрвакыт солдатлар, аларның командованиесе белән элемтәдә торабыз. Һәр ай саен Нурлаттан сугышчылар өчен кирәкле барлык әйберләр белән гуманитар конвой җибәрелә. Хезмәт итегез, үзегезне саклагыз, сез безнең чын геройларыбыз", - диде Заһир Кәримович.

Ватанны якларга карар иткән сугышчылар арасында 19 яшьлек Руслан да бар.

Мин Ростов-на-Донудан. Шулай килеп чыкты, Нурлат районына яшәргә күчендем. Хәзер, махсус операция барганда, мин читтә кала алмыйм. Ватанны сакларга кирәк ә без булмасак кем барачак соң»", - дип уртаклашты ул.

Мин үз теләгем белән барырга булдым, гаилә минем карарымны тиешенчә кабул итте. Эштә минем артымда эш урыны сакланачак, кайткач үз предприятиемә кайтачакмын, диделәр. Гомуми җиңү өчен махсус операциягә барабыз", - диде Кизләүдән тагын бер сугышчы Фәнис.

Аны озатырга якыннары, дуслары, авылдашлары килгән.

"Без алар белән бер урамда яшибез. Фәнис бик игелекле, ярдәмчел. Ул минем улым кебек. Һичшиксез, аны көтәбез, һәр көн Аллаһы Тәгаләдән тизрәк исән-сау хатыны һәм балалары янына кайтуын сорыйбыз. Барлык солдатлар да өйләренә әйләнеп кайтсын", - диде контрактчының күршесе һәм туганы Рузалия Сафина.

Быел беренче тапкыр СВО зонасына контрактчылар җибәрүгә 6 Нурлат кешесе юл тотты. Махсус операциядә Нурлат районының 300ләп кешесе катнаша, шуларның 110-дан артыгы контракт нигезендә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International