Биредә 2024 елга бурычлар да яңгырады.
Кичә Богашкино авыл җирлегендә дә гражданнар җыены узды. Күпфункцияле үзәктә узган торак пункт халкы белән очрашуда Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев, ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар, прокуратура, урманчылык җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.
Богдашкино авыл җирлеге башлыгы Алевтина Михайлова узган 2023 елда авыл җирлеген үстерүдә мөһим проблемаларны анализлауга тукталды, булган сорауларны һәм аларны хәл итү юлларын билгеләде. Алевтина Леонтьевна билгеләп үткәнчә, иң мөһим бурычларның берсе – шәхси ярдәмче һәм фермер хуҗалыкларын үстерү. Бүген авыл җирлеге территориясендә 3 КФХ үз эшчәнлеген алып бара, алар-Хуриннар, Михайловлар һәм Ибраһимовларның гаилә фермалары.
Авыл җирлеге башлыгы авылдашларын 2024 елда үзара салым акчаларын җыюда актив катнашырга чакырды. Планлаштырылган эшләрне башкару өчен кирәкле сумманы 20 мартка кадәр җыярга кирәк.
Җыенда район Башлыгы Дамир Ишкинеев Нурлат районының 2023 елдагы төп социаль-икътисади күрсәткечләре белән таныштырды. Авыл халкы шулай ук социаль тәэмин итү, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итү, ташламалы кредит бирү, дистанцион мошенниклыкны, хайваннар авыруларын кисәтү һ. б. белгечләрнең мәгълүматларын тыңлады.
Җыен юбилей даталарын билгеләп үткән гаилә парларын бүләкләү белән тәмамланды.