Нурлатта АТК утырышында Россия Президентын сайлау чорында иминлекне тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2024 елның 24 гыйнвары, чәршәмбе

Нурлатта районның террорчылыкка каршы көрәш  комиссиясе әгъзалары чираттан тыш утырышка җыелды.

Ул район Башлыгы Дамир Ишкинеев җитәкчелегендә узды.

Биредә шулай ук прокуратура, Эчке эшләр органнары, үзидарә органнары вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары, территориаль сайлау комиссияләре рәисләре, транспорт предприятиеләре һәм тормышны тәэмин итү оешмалары җитәкчеләре катнашты.

Көн тәртибенә 2024 елның 15-17 мартында Нурлат районы территориясендә Россия Федерациясе Президентын сайлауга әзерлек һәм аны үткәрү чорында террорчылык актларын кисәтү һәм иминлекне тәэмин итү чаралары мәсьәләсе куелды.

"Безнең район территориясендә 56 сайлау участогы формалаштырылган, шуларның 16сы шәһәр буенча эшли, 1 өстәмә участок – үзәк район хастаханәсендә. Сайлау комиссияләре сайлау көннәрендә террорчылыкка каршы иминлекне тәэмин итү буенча сыйфатлы әзерлек буенча эш башкара.

Районның участок сайлау комиссияләре биналары 6 металл рамка, 34 ныклы металл детекторы, шәһәр буенча 13 стационар металл рамка белән җиһазландырылган. Калган участок сайлау комиссияләрендә кул металл детекторлары булачак. Махсус хәрби операция уздыру белән бәйле рәвештә сайлаучыларның иминлеген көчәйтергә кирәк», - дип тукталды кайбер чараларга сайлауларны уздыру өчен җаваплы район Башлыгы урынбасары Линар Маняпов.

Полиция начальнигы урынбасары Юрий Осипов һәм районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге өлкән инспекторы Альмарис Талипов сайлаулар вакытында куркынычсызлык, шул исәптән янгын сүндерү, сайлау участоклары һәм халыкны тәэмин итү турында сөйләделәр.

Дамир Ишкинеев җаваплы затларны транспорт инфраструктурасы һәм транспорт чаралары объектларының, ягулык-энергетика объектларының, тормышны тәэмин итү объектларының, шулай ук гражданнарның күпләп җыелу урыннарының диверсиягә каршы һәм террорчылыкка каршы яклануын тәэмин итү буенча чаралар күрергә, тавыш бирү урыннарын һәм аларга якын участокларны террорчылыкка каршы яклану һәм техник яктан  ныгытылуына тикшерү уздырырга күрсәтмә бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International