Андреевка авыл җирлегендә гражданнар җыены узды

2024 елның 24 гыйнвары, чәршәмбе

Халык белән очрашуда Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев катнашты.

Нурлат районында гражданнар җыеннары дәвам итә. Кичә чираттагы җыелышка Андреевка авыл җирлеге халкы җыелды.

Башта җыенда катнашучылар авыл җирлеге башлыгы Надежда Егорованың хисап докладын тыңладылар, анда ул 2023 елда башкарылган эш белән таныштырды. Узган ел авыл җирлегендә үзара салым программасы кысаларында Полевая һәм Карл Маркс урамнары буенча юл эшләре башкарылган, урам утлары фонарьлары алыштырылган, техника өчен җиһазлар сатып алынган.  Финанслауны исәпкә алып башкарылган эшләрнең гомуми суммасы 2 млн 375 мең сум тәшкил итә.

Ел дәвамында авыл халкы СВО зонасында катнашучыларга ярдәм җыю буенча акцияләрдә актив катнаша. Авыл җирлегеннән өлешчә мобилизация кысаларында 5 кеше чакырылган, авыл халкы аларга даими ярдәм күрсәтә.

Авыл җирлегендә үзмәшгульләр саны - 22 кеше. Аның территориясендә 5 шәхси эшмәкәр үз эшчәнлеген алып бара.

Җыен авылның актив халкын, юбилярларны бүләкләү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International