«Татнефтедор» оешмасының Нурлат автомобиль юллары идарәсендә район җитәкчелегенең халык белән чираттагы очрашуы узды.
Чарада Нурлат районы башлыгы Дамир Ишкинеев һәм «Татнефтедор» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Рөстәм Гарифуллин катнашты.
Җыелганнар алдында чыгыш ясаганда, Дамир Ишкинеев коллективтагы дус һәм уңай атмосфераны билгеләп үтте. Тармак һәм спорт ярышларында хезмәткәрләр даими рәвештә призлы урыннар ала. Шулай ук ул СВО уздырылу зонасына җибәрү өчен ясалган мичләр өчен рәхмәтен белдерде, «тасма» артында аларны уңай бәяләүләрен һәм кабат ясауны сорауларын билгеләп үтте.
"Безнең Нурлат филиалы баш идарәдә югары бәяләнә һәм уңай үсеш динамикасына ия. Төбәк юлларын карап тоту һәм ремонтлаудан тыш, оешма «Безнең ишегалды» республика программасында катнаша. «Татнефтедор» җәмгыятенең Нурлат автомобиль юллары идарәсенә тыгыз һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек, өзлексез һәм сыйфатлы эш өчен рәхмәт белдерәм», - дип рәхмәтен белдерде район башлыгы.