"Яшь Гвардия" активистлары Нурлатта ялгызы яшәүче олы яшьтәге Раиса Семеновна Спасованың йорт яны территориясендә карны көрәргә ярдәм иттеләр.
Яшь гвардиячеләр Рифат Мингалиев, Айдар Мортазин, Булат Хәлиуллин, Адель Җаббаров ишегалдында өелгән карны көрәп, сукмакларны ачтылар.
Раиса Семеновна балаларның башкарган эшләреннән канәгать калды, ул яшь гвардиячеләргә рәхмәтен белдерде һәм аларга иң яхшы теләкләр теләде.
"Безгә эш өчен бары – көрәкләр һәм игелекле эш башкару өчен теләк кенә кирәк булды», – диде Рифат Мингалиев.