Шәһәр мәдәният сараеның зур залында Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев җитәкчелегендә узган очрашуда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Егор Тарнавский нурлатлыларга район, тулаем алганда, илебез казанышлары турында сөйләделәр.
Фикер алышуда район активы вәкилләре, предприятие, оешма җитәкчеләре, эшмәкәрләр, җирле үзидарә депутатлары катнашты.
"Соңгы елларда безнең район һәм шәһәр тормышка ашырылган барлык республика һәм федераль программаларда катнашты. Алар мәгариф өлкәсендә дә, мәдәният, сәламәтлек саклау, җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү өлкәсендә дә. Күпфатирлы йортларга капиталь ремонт программасы уңышлы тормышка ашырыла, торак пунктларда ФАПлар төзелә, участок хастаханәләре ремонтлана, пляжы булган «Кондырча» ландшафт паркы төзелде, яңа спорт объектлары барлыкка килә. Спорт белән район халкының 61 проценты шөгыльләнә. Безнең республика программалары өчен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улына зур рәхмәт. Барысы да сыйфатлы, вакытында һәм кешеләр файдасына эшләнә", - диде Дамир Ишкинеев, агымдагы чорга планнары белән дә уртаклашып.
Дискуссия башланганчы, спикерлар республика һәм, аерым алганда, Нурлат районы казанышларына багышланган, Мәдәният сарае фойесында оештырылган фотокүргәзмә белән таныштылар. Чарада катнашучылар алдында республика сәхнәсе артистлары чыгыш ясады.