Нурлатта хезмәт коллективларының район җитәкчелеге белән очрашулары дәвам итә

2024 елның 23 гыйнвары, сишәмбе

«ТаграС-РС» компаниясенең «ЦТ һәм РС» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә 2023 елдагы эшчәнлеккә йомгак ясадылар һәм агымдагы елга максатлар һәм бурычларны билгеләделәр.

Хезмәткәрләр конференциясендә Нурлат муниципаль районы Башлыгы Дамир Ишкинеев, баш инженер урынбасары - «ТаграС-РемСервис» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә сәнәгать куркынычсызлыгы һәм хезмәтне саклау бүлеге начальнигы Артем Соловьев, «ТаграС-РС» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте профкомы рәисе урынбасары Юрий Мерзляков катнашты.

Конференциянең көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча «ЦТ и РС» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Җәмил Мостафин чыгыш ясады. Ул уңышлы эшчәнлекнең алшартларына, җитештерү күрсәткечләренә, предприятие перспективаларына җентекләп тукталды. Барлык кыенлыкларга карамастан, 2023 елда коллектив заказчыларын югалтмаска гына түгел, ә эшләрне башкару темпларын арттырырга да өлгерә.

Предприятие эшчәнлеген баш инженер урынбасары - «ТаграС-РемСервис» җәмгыятенең сәнәгать куркынычсызлыгы һәм хезмәтне саклау бүлеге начальнигы Артем Соловьев югары бәяләде. Предприятие хезмәткәрләрен районның социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре белән район Башлыгы Дамир Ишкинеев таныштырды.

Алар катнашында бүләкләү тантанасы да узды: предприятие хезмәткәрләренә тармак бүләкләре, район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International