2024 елның 22 гыйнварына Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның көндәлек оператив фаразы.
Синоптиклар мәгълүматларына караганда, бүген, 22 гыйнварда, Нурлат районында аязучан болытлы булачак. Төнлә урыны белән бераз кар, буран. Көндез явым-төшемсез.
Җил көнбатыштан көньяк-көнбатышка таба 4-9 м/с, төнлә урыны белән 15-16 м/с кадәр.
Төнлә минималь һава температурасы, иртән -17..-20, аязганда – 24кә кадәр салкын.
Көндез һаваның максималь температурасы -14..-17˚.
Юлларда бозлавык.
Чыганак: ТР буенча Россия ГТХМ ДУ матбугат хезмәте