Нурлат «Татарстан — казанышлар Республикасы» автобус марафоны маршрутының Кама аръягы зонасында беренче нокта булачак

2024 елның 21 гыйнвары, якшәмбе

«Татарстан — казанышлар Республикасы» автобус марафоны Нурлатка иртәгә, 22 гыйнварда киләчәк.

Район мәдәният йортында узачак панель дискуссиядә ТР Экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Егор Тарнавский, ТР Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова, Нурлат районы башлыгы Дамир Ишкинеев катнашачак. Очрашуда

катнашучылар район, республика, ил казанышлары турында фикер алышачак.

Фикер алышуда шулай ук район активы вәкилләре, предприятие, оешма, ведомство карамагындагы учреждение җитәкчеләре, эшмәкәрләр, җирле үзидарә депутатлары катнашачак.

Исегезгә төшерәбез, автобус марафоны 1 мартка кадәр дәвам итәчәк, ул республиканың 29 районында булачак. Нурлаттан ул Аксубай, Болгар, Алексеевск һәм Чистайга юл тотачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International