Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм фермер хуҗалыкларында 5996 баш савым сыеры асрала, көн саен 115 тонна сөт савыла.
Район буенча һәр сыерга уртача савым 19,2 кг тәшкил итә. Иң күп сөтле сыерлар «Сөләйманов Ә.И» хуҗалыгында, биредә һәр көнне бер сыердан 24,8 кг сөт савып алалар, «Южная» хуҗалыгында уртача савым 22,3 кг.