Нурлатка бер кайтуында Фәнил Җәмилевич “Легенда” эзтабарлар отряды җитәкчесе Владимир Малыгин белән таныша һәм аның тормышы яңа мәгънә ала. Дөресрәге, ул Ульян өлкәсенең Мәләкәс районындагы Боровка авылы мәчетенә манара ясарлык оста эзли, дуслары әлеге эшне бөтен нечкәлекләре белән һәм кулай бәягә башкарырлык кеше табарга тырышалар һәм аңа Владимир Малыгин турында сөйлиләр. Әлеге танышлык дуслыкка әверелә, аларны уртак эшчәнлек – махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчыларга ярдәм һәм эзтабарлар эшчәнлеге аша яшь буынга патриотик тәрбия бирү берләштерә. Владимир Сергеевичның эзтабарлар белән экспедициягә җыенуын белгәч, Фәнил Җәмилевич аларга кирәк-яраклар һәм ашамлыклар белән ярдәм итә.
– Фәнил Җәмилевич бик конкрет кеше, буш сүзләр сөйләми. Мин аңарда чын дус таптым. Дөнья түгәрәк: кайчандыр әтиләребез бергә урман хуҗалыгында эшләгән булганнар, хәзер менә без дә уртак эш башкарабыз. Аның белән эшләү һәм аралашу җиңел, ул кешене ярты сүзеннән аңлап ала, – диде Фәнил Төхвәтуллин турында Владимир Малыгин. – Ул күпчелек эзтабарлар һәм волонтерлар белән таныш, “юмарт булсаң, байлыгың бәрәкәтле була” принцибы буенча яши. Бик тыйнак, киң күңелле кеше.
Махсус хәрби операция башлангач, эшмәкәр Төхвәтуллин эзтабарларның сугышчыларга буржуйка мичләре ясау өчен газ баллоннары җыю турындагы үтенечләрен күтәреп ала. Шул рәвешле, алар 16 мич җибәрәләр, хәзер тагын 20не әзерлиләр. Әлбәттә, Төхвәтуллиннар үзләре гомер кичерә торган Яр Чаллы шәһәрендә, шулай ук Нурлатта да “Игелек тартмасы” волонтерлык хәрәкәтенә дә саллы финанс ярдәме күрсәтеп торалар. Бүген Фәнил Җәмилевич ике шәһәргә яши дип әйтергә мөмкин, кызы Гөлүсә гаиләсе белән гомер кичерә торган Казанда, шулай ук республикабыз һәм күрше төбәкләрнең башка шәһәрләрендә дә еш була.
– Тормышта башлаган эшне тәмамлау бик әһәмиятле. Бүгенге көндә иң мөһиме – сугышны җиңү б елән тәмамлау һәм Россиянең яңа төбәкләрендә тыныч тормыш төзи башлау. Бу безнең уртак эшебез, – ди Фәнил Төхвәтуллин.
Патриот якташыбызның тырышлыгы “Ветераннар хәрәкәтенә ярдәм һәм теләктәшлек өчен” һәм “Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм өчен” медальләре белән билгеләнгән, аларны ул күкрәгенә аерым горурлык белән тагып йөри. Бу аның Ватаныбыз мәнфәгатьләре хакына тыйнак ярдәмен тану билгесе.