Кичә шәһәрдә район Башлыгы, идарәче компанияләр, шулай ук җаваплы хезмәтләр җитәкчеләренең микрорайоннарда яшәүчеләр белән очрашулары башланды. Беренче халык җыены Халыклар дуслыгы йортында узды, анда шикәрчеләр микрорайонында яшәүчеләр җыелды.
2023 елда башкарылган эшләр турында тулырак хисап белән микрорайон халкы алдындагы очрашуда Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев, Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Радик Гыйниятуллин, «Экодом» идарәче компаниясе җитәкчесе Илфат Гәрәев, шулай ук 1нче номерлы «Шикәрчеләр» ТОСы рәисе Татьяна Максимова чыгыш ясады.
Ел дәвамында микрорайонда территорияләрне төзекләндерү буенча эшләр алып барыла, йорт түбәләре, подъездлар ремонтлана, өмәләр үткәрелә. Шул ук вакытта микрорайонда яшәүчеләр өчен республика программасы буенча табиб амбулаториясен капиталь ремонтлау мөһим вакыйга була. Хәзер исә халык амбулатория лабораториясе эшен яңадан башлауда ярдәм сорый. Нурлат үзәк район хастаханәсенең баш табибы Айдар Сәгъдиев билгеләп үткәнчә, әлеге проблема белгечләр җитмәү белән бәйле. Биредә яшәүчеләр шәһәр автобусы маршрутына яңа микрорайоннарны кертү мәсьәләсен карауны да сорадылар.
Территорияләрне төзекләндерү, тротуарлар төзү һ. б. мәсьәләләр дә каралды.
Җыенда «Экодом» идарәче компаниясенә рәхмәт сүзләре дә яңгырады, халык аның җитәкчесенә һәм хезмәткәрләренә намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.