Нурлатта православие динен тотучылар суга чуму бәйрәмен билгеләп үттеләр.
Халык традициясе буенча 18 гыйнвардан 19 гыйнварга каршы төндә нурлатлылар суга чуму йоласына җыелалар.
Башка еллардагы кебек үк, күп кенә православие динендәгеләр Мамыкта махсус әзерләнгән бәкегә чумарга җыелды. Аны ТР Дәүләт Советы депутаты, «ТНП-Зюзеевнефть» генераль директоры Шамил Яһудин һәм Мамык авыл җирлеге башкарма комитеты ярдәме белән җиһазландырдылар.
Илия чиркәве настоятеле иерей Александр Кузьмин православие динендәгеләрне котлап, суны изгеләндерү йоласын башкарды.
"Без тынычлыкта, мәхәббәттә һәм татулыкта яшәргә, бер-беребезнең хаталарын кичерергә, үпкә сакламаска, кыйммәтле игътибарыбызны якыннарга юнәлтергә тырышырга тиешбез. Су коеныгыз, һәм бүгенге су сезгә җан азыгы бирсен һәм тәнегезне савыктырсын", - диде ул.
Һач ману бәйрәме белән Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев исеменнән аның урынбасары Линар Маняпов котлады.
"Бу бөек православие бәйрәме. Бүген, әлбәттә, фронт сызыгында безне яклаучы егетләребезнең исәнлеге-саулыгы өчен дә күп догалар яңгыраячак, без, төрле милләт, төрле дин кешеләре, тынычлыкта һәм татулыкта яшәргә тиеш», – диде ул һәм барысына да яхшы кәеф, рух көрлеге һәм күңел күтәренкелеге теләде.
Күпләр су коену урынына шәхси автомобильләрдә килгәннәр, шулай ук шәһәр халкын китерү өчен җәмәгать транспорты оештырылган. Татьяна Карандаева Төрнәс авылынан килде.
"Бу якты бәйрәм. Без җан һәм тән белән чистарынабыз. Мин, якыннарым, ел саен бирегә киләбез, изгеләндерү йоласын үтәгәннән соң, һичшиксез, суга чуму йоласында да катнашабыз. Бүген дә шундый ук максат белән килдек. Чөнки суга чумуны үтәгәннән соң тәндә шундый җиңеллек барлыкка килә. Ә аннары янәшәдәге бәкедән су алабыз, аңа махсус савытлар алып килдек.
Бәкедә су коенырга дип Ольга Мотыйгуллина Нурлаттан килгән.
Өч ел элек беренче тапкыр суга чуму йоласын үтәргә килдем, миңа бик ошады, хәзер ел саен суга киләм, Мамыкка киләм, тумышым белән моннан. Судан чыккач, үземне бик яхшы хис итәм: Сәламәт тәндә – сәламәт рух», – дип уртаклашты ул.
Рома Вырдинга нибары 11 яшь. Ул Нурлаттан әти-әнисе белән килгән. Яшь булуына карамастан, курыкмыйча суга чумды. “Салкын, ләкин мин бик шат", диде малай.
Быел да Нурлат районында өч урында: Мамык, Иске Чаллы һәм Биляр-Озеро авыл җирлекләрендә купельләр әзерләнде. Һәр җирдә куркынычсызлык чаралары каралган: төн буе су коену урыннарында коткаручылар, медицина хезмәткәрләре кизү тора, яктырту, киенү урыннары, шулай ук кайнар чәй оештырылган.