Татарстанда кар һәм көчле җил аркасында кабат буран турында кисәтү игълан ителде

2024 елның 18 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2024 елның 19 гыйнварында сәгать төнге 01.00дән 21.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә һава шартларының шактый начарлануы көтелә.

“Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе" Федераль дәүләт бюджет учреждениесе республикада:

 15-20 м/с тизлектә көньяктан көчле җил, урыны белән 25 м/с кадәр бик көчле җил;

 Күз күреме 500 метрга кадәр һәм аннан да азрак булган буран;

- урыны белән көчле кар, дымлы кар;

- юлларда көчле бозлавык, урыны белән кар явуы турында кисәтә.

Чыганак: ТР буенча Россия ГТХМ ДУ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International