Узган тәүлектә Татарстан Республикасында явым-төшем айлык норманың 77%ы күләмендә яуды.
Синоптиклар фаразлавынча, киләсе 3 көндә кабат кар явачак. Районда булган махсус техника яуган карны түгүгә җәлеп ителгән. Нурлатта юлларны чистарту эше көчәйтелгән режимда алып барыла, аерым игътибар төп юл челтәрен чистартуга бирелә.
Гадәттән тыш хәлләрне булдырмас өчен ашыгыч оператив хезмәтләр транспортын махсус техника озатып йөриячәк. Ишегалларын кардан чистарту дәвам итә.
Һава шартлары белән бәйле рәвештә район Башкарма комитетында идарәче компанияләр һәм коммуналь хезмәтләр җитәкчеләре белән планнан тыш киңәшмә узды.
Районның гадәттән тыш хәлләр буенча комиссиясе рәисе район Башкарма комитеты җитәкчесе Әсгать Габдуллин киңәшмәдә катнашучылар алдына түбәндәге бурычларны куйды: ишегалды территорияләрен вакытында чистарту, бигрәк тә ашыгыч хезмәтләр транспортының өйләргә керүе өчен; җәмәгать киеренкелеген киметү өчен халык белән аңлату эшләре алып бару. Районда “Буран” планы кулланыла. Вәзгыятьне контрольдә тотарга һәм районның оператив штабы белән даими элемтәдә булырга кирәк», - дип мөрәҗәгать итте Башкарма комитет җитәкчесе идарәче компанияләр җитәкчеләренә.