Хөрмәтле Газпром трансгаз Казан абонентлары! Клиентлар өчен хезмәтләрне киңәйтү өстендә эш дәвам итә.
Уңайлылык өчен «Газ өчен түләү» заманча мобиль кушымта булдырылган, ул теләсә кайсы банк картасы белән газ һәм шунда ук күрсәтелгән хезмәтләр өчен комиссиясез түләргә мөмкинлек бирә. Автотүләү функциясен тоташтыру мөмкинлеге каралган. Газ өчен теләсә кайсы уңайлы урында мобиль җайланмадан түләргә мөмкин.
Барлык түләүләр һәм исәпләүләр тарихы, куелган җиһазлар һәм счетчикларны тикшерү вакыты турында мәгълүмат бар. Кушымтада электрон квитанция һәрвакыт сезнең кулда. Сез телефоннарны, эш режимын һәм хезмәт күрсәтү пунктының адресын белә аласыз.
Сораулар калдымы? Кушымтада контакт-үзәк белгечләре оператив җавап бирәчәк мөрәҗәгатьләр җибәрү мөмкинлеге гамәлгә ашырылган. Мобиль кушымтаны AppStore һәм GooglePlay аша күчереп алырга мөмкин.