Автобус 1 мартка кадәр йөриячәк һәм республиканың 29 районында булачак. Марафон барышында спикерлар район, республика, ил казанышлары турында сөйләячәк.
Нурлат районына автобус 22 гыйнварда киләчәк.
Шәһәр Мәдәният сараенда 16.00 сәгатьтә турыдан-туры ачык дискуссия узачак.
Ә 17.00 сәгатьтә концертта Татарстанның иҗади казанышлары тәкъдим ителәчәк!
Барлык теләүчеләрне көтеп калабыз!