Татарстан Республикасы ветераннары арасында «Балкыш» («Сияние») VIII Республика үзешчән башкаручылар фестивале быел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышлана.
Фестивальдә катнашучылар үзләренең осталыкларын 11 номинация буенча күрсәтәчәкләр: «Ялгыз башкару», «Вокаль ансамбль», «Вокаль-инструменталь ансамбль», «Хор коллективлары», «Шигърият, нәфис сүз» һәм башкалар.
Сайлап алу туры 19 гыйнварда сәгать 10.00да Шәһәр Мәдәният сараенда узачак. Җиңүчеләр безнең районны агымдагы елның мартында Алексеевск районында узачак фестивальнең зона этабында тәкъдим итәчәк.
0+