Интернет аша товар сатып алганда ничек сакланырга

2024 елның 15 гыйнвары, дүшәмбе

Товарларны сатуның дистанцион ысулы булып, шул исәптән, товарларны онлайн-кибетләрдә һәм товарлар турында мәгълүмат агрегаторлары хуҗалары ярдәмендә сату тора.

Интернет-кибеттә сатып алыр алдыннан товар турында, шул исәптән аның төп куллану үзлекләре, товарның кайда җитештерелүе, бәясе һәм сатып алу шартлары, аны китерү, хезмәт итү вакыты, яраклылык вакыты һәм гарантия срогы, товарны түләү тәртибе, шулай ук килешү төзү турында тәкъдим гамәлдә булган вакыт турында мәгълүматны җентекләп өйрәнергә кирәк.

Сатучы кулланучыларга мәгълүматны сайтка урнаштыру аша бирергә тиеш. Юридик затлар тулы фирма исемен (исемен), төп дәүләт теркәү номерын, адресын һәм урнашу урынын, электрон почта адресын һәм (яки) телефон номерын күрсәтергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International