Нурлат студентларына Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлегендә хезмәт итү турында сөйләделәр

2024 елның 15 гыйнвары, дүшәмбе

Нурлат аграр техникумы студентлары Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы бүлегендә «Студентлар десанты» акциясендә катнашты.

Чарада катнашучыларны Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат бүлеге башлыгы Газинур Мортазин сәламләде һәм техникум студентлары киләчәктә бүлек хезмәткәрләре сафларын тулыландырачакларына өмет белдерде. Монда ук Газинур Сәгыйть улы «Лицеист-2023» спартакиадасында «Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүче» номинациясендә 1нче урынны алган һәм 3 нче «Иң төгәле» номинациясендә, шулай ук спартакиадада «Ватанның тугры уллары» девизы астында актив катнашкан өчен Россия Эчке эшләр министрлыгы Нурлат бүлеге начальнигының мактау грамотасын тапшырды.

"Нурлат егетләре билгеле югары биеклекләргә ирешә. Без сезнең белән горурланабыз», – диде Газинур Сәгыйтович.

 

Чарада студентларга бүлектә хезмәт итү, югары белем алу мөмкинлекләре, перспективалар, карьера үсеше турында сөйләделәр.

"Без ел саен «Студентлар десанты» акциясендә катнашабыз. Ул Россия студентлары көненә багышлана. Безнең шәхси составның 40 проценттан артыгын яшь хезмәткәрләр тәшкил итә», – диде Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат бүлеге начальнигы урынбасары - шәхси состав белән эшләү бүлеге начальнигы Ринат Мөгайнетдинов.

Биредә студентларга ЮХИДИ бүлекчәсе, участковыйлар эшчәнлеге турында сөйләделәр, музей буйлап экскурсия үткәрделәр.

Чарада катнашучылар бик күп файдалы мәгълүмат алдылар. Техникумның чыгарылыш курслары студентлары арасында үз язмышларын Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат бүлегендә хезмәт итү белән бәйләргә теләүчеләр дә шактый

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International