Кырларның торышы ни хәлдә яки калын кар катламыны көзге культураларны салкыннан ничек саклый?

2024 елның 15 гыйнвары, дүшәмбе

Бигрәк тә безнең республика территориясендәге кебек салкын кыш шартларында. Россельхозцентрның Татарстан филиалында шулай дип раслыйлар.

Учреждение белгечләре быел беренче тапкыр 7,81 мең га мәйданда көзге культуралар чәчүлекләрен сайлап тикшерделәр һәм 2024 елның 11 гыйнварына басуларның гомуми торышын билгеләделәр.

"Хәзерге вакытта уҗым культуралары чәчүлекләре яхшы хәлдә, шикәр күләме норма чикләрендә, ягъни 21-26%, табигый кимү чикләрендә сирәкләнү – 10% тан артмый», – дип сөйләде «Россельхозцентр» федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Татарстан Республикасы буенча филиалы җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәенова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International