Дамир Ишкинеев 90 яше белән тагын бер юбилярны котлады

2024 елның 14 гыйнвары, якшәмбе

Шәүкәт Зарипов 1934 елның 14 гыйнварында Кычытканлы авылында туган. Гади крестьян гаиләсендә өченче бала булган, ул туган авылында 4 сыйныфны тәмамлаган. Яшүсмер чагында, өлкәннәр белән беррәттән, теләсә нинди авырлыктагы эшне башкарган. Туган җирендә төпләнеп яшәгән, пенсиягә кадәр терлекче булып эшләгән.

26 яшендә күрше авылдан Разия исемле кызга өйләнә, алар бергәләп 4 бала үстерәләр барысы да тырыш һәм акыллы кешеләр булып үсә. Бүгенге көндә 63 ел инде тату һәм бәхетле яшәүче Зариповларның 8 оныгы һәм 8 оныкчыгы бар.

Якыннары арасында, өстәл артында, хөрмәтле аксакал юбилее уңаеннан котлаулар кабул итә. Тантана көнне Нурлат районы башлыгы Дамир Ишкинеев та котларга диеп кунакка килде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International