“Җиңү өчен тәм-томнар" хәрәкәте волонтерлары СВОда катнашучылар өчен тәмле ашлар әзерләүне дәвам итәләр

2024 елның 14 гыйнвары, якшәмбе

Декабрь аенда «Җиңү өчен тәм-томнар» волонтерлык хәрәкәтендә катнашучылар фронтка 7200 порция коры шулпа һәм озак сакланган икенче ризык әзерләгәннәр һәм җибәргәннәр: рассольник – 928, итле ботка – 188, борщ – 2736, кул токмачы – 1776, балык ашы – 224, борчак шулпасы – 48, дөге шулпасы – 520, флотча макарон - 170, сөтле ботка 376, йомырка тәбәсе -  180 порция. Моннан тыш, кореяча кишер, сало, ит рулетлары, тутырылган беленнәр, каклаган ит, паштетлар, төрле десертлар белән 42 тартма, озак саклана торган икенче ризыклар белән 1000нән артык реторт-пакет тапшырылды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International