Календарьда – 8нче гыйнвар, озын Яңа ел каникулларының соңгы ял көне. Көндезге һава температурасы – 25-26 градус суык. Әмма аучылык хуҗалыгы әгъзаларын бу гына туктатып кала димени инде, нәкъ менә шул көнне алар дәррәү булып “Балык – булсын!” экология акциясенә чыктылар. “Восход” хуҗалыгы территориясендә ике буа урнашкан. Районыбыз балыкчыларын алар биредә карп, сазан, щүкәләрнең күп булуы белән җәлеп итәләр. Елның төрле фасылында бу сулыклар янында кармак салып утыручыларны еш очратырга мөмкин. Ә менә анда яшәүче балыкларның популяциясен кайгырту – аучылык хуҗалыгы өстендә. Һәм әлеге максатка юнәлдерелгән чаралар буаларга маймычлар җибәрүдән генә дә гыйбарәт түгел, аларның иң әһәмиятлеләреннән берсе – кыш көне балыкларны кислород ачлыгыннан һәм үлемнән саклап калу. Моның өчен калын боз катламында бәкеләр уеп, аларга камыш сабаклары яисә салам салып калдыру да җитә. Бу эш ТРның биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты башлангычында ел саен үткәрелә. Нурлатлы Вил Гыймалтдинов – тәҗрибәле балыкчылардан. Балык тоту белән 12 еллап җитди мавыга, башлыча, зур елгаларны үз итә, әмма максаты – кәсеп итү түгел, ә күңеленә ял табу. Әлеге шөгыльнең бөтен нечкәлекләрен белеп, яратып башкара. Быел беренче тапкыр үзе теләп “Балык – булсын!” акциясенә кушылырга карар иткән, билгеләнгән көнне Нурлаттан Андреевкага кадәр килгән иде. Һәвәс балыкчының кышкы балыкчылык өчен исәпләнгән махсус электр бораулау җайланмасы да ярап куйды: 50 сантиметрдан артыграк калынлыктагы боз белән капланган ике буада берничә сәгать эчендә 400ләп бәке уелды.
– Ачык бөкеләр 20-30 минуттан янә туңа, шуңа күрә аларга камыш сабаклары яисә салам салып калдырырга кирәк, ул вакытта боз катса да, куркыныч түгел, кислород алар аша суга эләгәчәк, – дип уртаклашты ул. – Бу эшне, әлбәттә, аучылык хуҗалыклары биләмәләрендәге буаларда гына түгел, бөтен сулыкларда башкару мөһим. Шуңа күрә барлык балыкчыларга да үзләреннән соң калган бәкеләргә көпшәкле камыш сабаклары утыртып калдырырга киңәш бирер идем. Язга таба, бигрәк тә уылдык чәчә башлаганда балыклар өчен аеруча файдалы ул. Кислород җитмәүдән күпмесе үләргә мөмкин бит. Бәкеләргә салу өчен камышны да ерактан эзләп йөрергә туры килмәде. Әле акция башланганчы ук аучылык хуҗалыгының дистәләп әгъзасы III Съезд исемендәге поселок янында урнашкан буа ярыннан запас әзерләп куйганнар иде. Эш тә гөрләп барды. Башта барысы бергә боз өстен кардан чистартып чыктылар, аннан соң 3-5 метр аралык саен бәкеләр тишелде. Ә менә аларга камыш сабаклары салу эшенә “Восход” хуҗалыгы инспекторы Юрий Никитинның әти-әнисе белән Мәскәүдән кунакка кайткан 3 яшьлек оныгы Настя да кушылды. Нәни кызчык өчен бу әлегә кызыклы шөгыль генә булып тоелса да, зур тәрбияви мәгънәгә ия ул.
– Бабабыз урманчы иде, әти – аучылык инспекторы, шуңа без балачактан аларның бөтен башлангычларында катнашып, табигатьне сакларга һәм яратырга өйрәнеп үстек. Көн суык булуга да карамастан, бүгенге акциядән дә читтә кала алмадык, – диде Юрий Владимировичның олы кызы Алина Меркулова. Балыкларны кислород белән туендыруга юнәлдерелгән акция исә яз җитәрәк тагын бер тапкыр үткәреләчәк әле. Аучылык хуҗалыгы белгечләре әйтүенчә, моңа кадәр әле бер генә тапкыр да язын биредә балыкларның күпләп үлү очраклары күзәтелмәгән.