Быел ата-аналар комитетларының еллык конкурсында районның 11 мәктәбе командалары катнашты.
Катнашучыларны мәгариф бүлегенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Татьяна Тимофеева сәламләде. Ул мәктәп һәм ата-аналарның үсеп килүче буынны тәрбияләү эшендә үзара эшчәнлегенең мөһимлеген ассызыклады, бу 2024 елда игълан ителгән Гаилә елында аеруча актуальлек ала.
Катнашучы командаларның һәрберсенә 4 конкурс этабы узарга туры килә: визит карточкасы, иҗади номер, проектны яклау һәм күргәзмәне презентацияләү. Берничә сәгать дәвамында командалар сәхнәдә бер-берсен алыштыралар, һәр чыгыш алкышлар белән каршы алына. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ата-аналар комитетларының фантазиясе һәм иҗатына чикләр юк, үз чыгышларында алар дус сыйныфларның серләрен ачтылар. «Бөек сугыш – Бөек Җиңү» конкурс этабында ата-аналар балалары белән бергә патриотизм, Ватанга мәхәббәт турында сөйләделәр, Бөек Ватан сугышы геройларын искә алдылар, хәзерге махсус операциядә катнашучы солдатларның батырлыкларын яңгыраттылар.
Компетентлы жюрига йомгак ясау җиңел булмады, әмма конкурс-конкурс инде. 9нчы мәктәп командасы-1нче, Иске Чаллы – 2нче, Егоркино-3нче урыннарны алды. «Тату сыйныф серләре» муниципаль конкурсының абсолют җиңүчесе булып 4нче мәктәп командасы танылды, нәкъ менә алар зона этабында безнең районны тәкъдим итәчәк.