“Восход” аучылык хуҗалыгы 17,5 мең гектар мәйданны били, аны әйләнеп чыгу өчен аз да түгел, күп тә түгел – 100 километр юл үтәргә кирәк.
Биредә пошилар, кыр кәҗәләре, куяннар яши, төлкеләрне очратырга мөмкин, кошлардан көртлекләр, кыр тавыклары кыш чыга. Аларны туендыру һәм минераль кушылмалар белән өстәмә тукландыру өчен территория буйлап 11 тоз улагы, җәнлекләр һәм кошлар өчен 12 стационар җимлек урнаштырылган. Аучылык хуҗалыгы белгечләре аларны атнага кимендә 4 тапкыр әйләнеп чыгып, биредәге тоз һәм яфрак азык запасын барлыйлар. Шундый сәфәрләрнең берсе барышында хуҗалык директоры Илнур Әфләтунов белән аучылык инспекторы Алексей Долбиловка без – җирле газета һәм телевидениенең төшерү төркеме әгъзалары да кушылдык.
Соңгы вакытларда кар күпләп явып торуга да карамастан, тоз улаклары һәм җимлекләргә кадәр юл салынган, шуңа кар машиналары белән үтү бернинди авырлык та тудырмады. Беренче тукталыш – пошилар өчен ясалган тоз улагы. Тирәсендә – күпсанлы эре тояк эзләре.
– Пошилар яңа гына булып киткәннәр, төнлә кар яуган иде бит, – диде Илнур Зиннәтуллович, улак өстен кардан чистартып. – Сезонга махсус кушылмалар өстәлгән бер тонна тоз китә, ул пошиларның ашкайнатуын яхшырта, иммунитетларын арттыра, мөгезләрен ныгыта. Минераль тозларны елга 4 тапкыр тулысынча яңартабыз. Ә менә кыр кәҗәләрен кышын өстәмә тукландырырга кирәк, бу чорда әлеге җәнлекләргә калын кар катламы астыннан азык табу шактый авырлаша. Шуңа күрә алар өчен күп функцияле стационар җимлекләребез бар, җәйдән үк салам, печән запасы туплап калабыз, имән, өрәңге, чикләвек агачы себеркеләре әзерлибез. Себеркеләрне җимлекләргә генә түгел, берәмберәм тәбәнәк итеп агач-куакларга да элеп чыгабыз.
Шундый стационар җимлекләрнең берсе безне буш киштәләре белән каршы алды. – Пошилар, кыр кәҗәләре һәм куяннар килгән, – дип игътибарыбызны карда калган төрледән-төрле эзләргә юнәлтте Алексей Долбилов.
– Соңгы вакытта кыр кәҗәләренең күпләп үрчүе күзәтелә. Моңа берничә сәбәп бар. Бердән, бу җәнлекләр озак вакытлар Татарстанның Кызыл китабында урын алганнар иде, икенчедән, районыбызда көнбагыш игү мәйданнары артты, ә ул – кышын кыр кәҗәләренең төп туклану азыгы. Сәфәребез барышында безгә пошилар белән кыр кәҗәләренең эзләрен генә түгел, ерактан гына булса да, үзләрен дә күрү насыйп булды. Хәер, 4 сәгать һәм 35 километрга сузылган юлыбыз барышында аларны очратмый калу мөмкин дә түгел иде кебек.
– 15 гыйнвардан урман җәнлекләрен кышкы санау башланып китәчәк, – диде Илнур Әфләтунов. – Аучылык хуҗалыгы территориясендә без 6 маршрут буенча тояклы җәнлекләрнең эзләрен санап, аларның исәбе, җимлекләргә килү-килмәүләре, туымнары һәм башкалар турында мәгълүмат җыячакбыз. Маршрутлар буенча узу бернинди проблема да тудырмасын өчен, юлларны алдан ук чистарта, сала башлыйбыз. Бүген урманга чыгуыбыз әлеге эшкә мониторинг ясау максатын да күздә тотты.