Нурлатлылар сугышчыларга 25нче машинаны җибәрделәр

2024 елның 13 гыйнвары, шимбә

Нурлатлылар мобилизацияләнгән якташларыбызга булышуларын дәвам итәләр. Яңа ел алдыннан Донбасска ясалган чираттагы гуманитар сәфәр районыбыз халкының бердәмлеген тагын бер кат раслады. “Хәрби туганлык” вәкилләре сугышчыларга кирәкле әйберләр һәм ашамлыклар гына түгел, Кыш бабайдан чын котлаулар да илтеп кайттылар.

 – “Хәрби туганлык” әгъзалары Кыш бабай да алып бару идеясен башта мәзәк буларак кына тәкъдим иткәннәр иде, аннары моны тормышка ашырырга булдылар. Кыш бабай костюмын Рәсим Бакиров тапты, әлеге рольне дә үзе башкарды. Бәйрәм алдыннан егетләргә теләктәшлек күрсәтәсебез килде, чөнки Яңа ел – үзенчәлекле, гаилә бәйрәме бит, ә алар хәзер өйләреннән еракта, – дип сөйләде гуманитар сәфәрләрне оештыручы Владислав Кузьмин.

 – Кулларына корал тотып тыныч тормышыбызны саклаучы ир-егетләр балалар кебек дулкынландылар, Кыш бабайга сөйләр өчен шигырьләр искә төшерделәр, ә инде моның өчен капчыктан бирелгән тәмтомнар һәм мандаринга чын күңелдән сөенделәр. Волонтерлар бу юлы якташларыбыз үз сугышчан бурычларын үти торган бөтен юнәлешләрне дә колачлаганнар: Херсон, Донецк, Волноваха, Угледар, Авдеевка, Луганск, Кременная, Старобельск... Гуманитар ярдәм итеп аларга, дошманнарны күзәтү өчен техник, элемтә чаралары, медикаментлар, җылы киемнәр, урын-җир әйберләре, окоп шәмнәре, ашамлыклар, туганнары һәм якыннарыннан исемле посылкалар һәм башкалар илткәннәр. Иң мөһиме, волонтерлар Херсон юнәлешендәге сугышчыларга тагын бер машина алып барганнар. Бу – нурлатлылар махсус хәрби операциядә катнашучы нурлатлыларга җибәргән 25нче машина инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International