Үз эшчәнлеген комбинат узган елның август ахырында башлаган, хәзерге вакытта биредә май һәм Кальят сыры җитештерелә.
Бүген Төрнәс сөт комбинаты эшчәнлеге белән Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев танышты.
"Бу - безнең район өчен стратегик яктан мөһим объект. Комбинатның нәтиҗәле, ритмик үсеш алуын, биредә көннән-көн яңа эш урыннары булдырылуын телим", - дип билгеләп үтте ул. Район башлыгы цехларда, лабораториядә булды, суыткычларны карады, комбинат җитәкчелеге белән киләчәк перспективалар турында фикер алышты.
Хәзерге вакытта биредә 45 хезмәткәр өчен эш урыннары булдырылган. "Комбинатта Төрнәс авылы халкы гына эшләми, вахта ысулы белән Нурлаттан, Егоркино, Урта Камышлы, Сәләнгеш, Мамык авылларыннан да алып киләбез. Барлык хезмәткәрләр дә бушлай туклану, формалы кием, социаль пакет белән тәэмин ителгән", - диде сөт комбинаты директоры Иван Болотов.